Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4 укучыбыз уңышлы нәтиҗәләргә иреште
Район яңалыклары

Рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 4 укучыбыз уңышлы нәтиҗәләргә иреште

27 нче февраль көнне Казан шәһәрендә рус телле укучылар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 4 укучы уңышлы нәтиҗәләргә иреште.

Икшермә кадет мәктәбе укучысы Саломова Амира (укытучысы Шәрифуллина К.Ф.) җиңүче, түбәндәге укучылар призлы урыннарга ия булдылар: Ибрагимов Дмитрий, Килдебәк урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Аскаров Нияз), Миронова Анастасия, Шәмәрдән лицееның 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Поладова А.И.), Тапайкина Аделина, Лесхоз урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы (укытучысы Баширова М.Н.).

Җиңүчеләрне һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев