Татарстанда телевидение тапшыруларында өзеклекләр барлыкка килергә мөмкин
Яңалыклар

Татарстанда телевидение тапшыруларында өзеклекләр барлыкка килергә мөмкин

Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 22 февральдән 16 мартта 11:57дән 13:05ка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә кояш интерференциясе белән бәйле рәвештә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эшенең кыска вакытлы начараюы мөмкин.

Күпчелек кулланучылар үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин. Кайбер очракларда, вакыт-вакыт телевизорда тоткарлыклар,  пиксельләргә таркалу һәм рәсем югалу очраклары булырга мөмкин.


Нет комментариев