Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ләйсән” Лесхоз балалар бакчасында "Адымнар нык, юллар имн булсын!!!" исеме астында юл йөрү куркынычсызлыгы уңаеннан чара булып узды

Чарага Саба ЮХИДИ хезмәткәре Ягафарова Гүзәл Назиф кызы, Сибагатов Айгиз Әнәс улы чакырылган иде.

Музыка җитәкчесе Гиниятов Р.А.,тәрбиячеХакимова А.Р.  зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме белән чара күрсәттеләр. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Соңыннан Ягафарова Г.Н. , Сибагатов А.А. балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты, балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев