Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мемориаль такта – легендар шәхескә хөрмәт билгесе

Бүген Шәмәрдән лицеенда яңа мемориаль такта барлыкка  килде. Кичәне оештыручылар чараны “Кайтырсың шикелле тоела” дип исемләгәннәр иде.

Бүген Шәмәрдән лицеенда яңа мемориаль такта барлыкка  килде. Ул биредә озак еллар директор булып эшләгән Россия  Федерациясенең  Мактаулы  мәгариф хезмәткәре, Татарстанның  атказанган  укытучысы Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзин истәлегенә   куелды.  Тантанада район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәгариф   идарәсе вәкилләре, Шәүкәт Хәмзинның туган ягы  – Чистай районының Татар Юлтаныннан   килгән авылдашлары катнашты  иде. Исән булса, аңа 17 ноябрьдә 80 яшь туласы  иде. Юбилеена  килеп җитә алмыйча, 2020 елның декабрендә арабыздан  китеп  барды. Шәүкәт Әнвәр  улының тормыш юлы – игелек, гаделлек һәм профессиональлек идеалларына тугрылыкның ачык мисалы. “Һәр укучысы аның өчен кызыклы, үзенчәлекле шәхес иде. Хәзер алар – хөрмәтле кешеләр”, – дип билгеләп үттеләр чараны ачу тантанасында аны алып баручылар.(Тулырак район газетасында  укыгыз).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев