Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә авыл җирлегендә, барлык авыл клубларында да, бәйрәм чаралары

31 нче декабрь көнне Мишә авыл җирлегендә, барлык авыл клубларында да, бәйрәм чаралары оештырылды. Кичәләр авыл үзешчәннәре катнашындагы концерт номерлары һәм тамашачы белән кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Музейларның эшчәнлеген пропагандалау, белем бирү оешмаларының эзләнүләрен арттыру, укучыларда туган як тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан 4 нче гыйнвардан алып 10 нчы гыйнварга кадәр “Музей һәм балалар” атналыгы үтә. Шул уңайдан Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче балаларга Саба урман хуҗалыгы музеена экскурсия оештырдылар. Музейда яңа ел открыткаларына багышланган кызыклы күргәзмә оештырылган иде. Бу күргәзмәдә балалар 1942 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр чыга торган открыткаларны күрә алдылар. Һәм әлбәттә, музей үзенең бай тарихы һәм экспонатлары белән балаларда һәрвакыт зур кызыксынучанлык уята. Балалар бу экскурсия ярдәмендә үзләренә күп мәгълүмәт туплаганнардыр дип, ышанып каласы килә.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев