Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәүрүзбикә җәяүләп Шәмәрдәнгә дә килеп җитте

Бүген Шәмәрдәндә тимер юл вокзалы каршын шаулатып-гөрләтеп «Нәүрүз – язны каршы алу» бәйрәме үткәрелде

 Бүген Шәмәрдәндә  тимер юл  вокзалы  каршын шаулатып-гөрләтеп "Нәүрүз – язны каршы алу" бәйрәме үткәрелде. Тамаша  карарга олысы-кечесе бердәм  чыккан   иде. Халык  иң элек Нәүрүзбикәне алкышлап  каршы  алды. Бәйрәм тантанасын Шәмәрдән  авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев ачты. Бәйрәмнең  атна уртасында үткәрелүе 23 мартта  ураза башланып  китүе белән  бәйле булуын  аңлатты. Эш  көне булуга  карамастан, учреждение-предприятиеләр Нәүрүзгә  халык  күңеленә хуш  килерлек итеп әзерләнгән  иде.  Өстәлләр ризыклардан сыгылып торды, самавыр күңелле чыжлап, тәм-томнар, кайнар коймак белән чәй эчәргэ чакырды! Ботка белән сыйланучылар  аеруча   күп иде. Сәхнәдән матур җырлар  яңгырады. Учреждениеләрнең бәйрәмгә әзерлегенә  махсус  комиссия бәя бирде. Балларны куйганда  өстәлнең бизәлеше, блюданың төрлелеге, Нәүрүз белән котлауның сәнгатьлелеге исәпкә  алынды. Ботка  урамда  пешкән очракта  югарырак  бал   куелды. Икенче  турда учреждениеләр  концерт номеры белән  чыгыш  ясады. Барлык балларны исәпләгәннән  соң 1нче  урыннар берьюлы ике оешмага – күптармаклы коммуналь хужалыкка һәм “Салават   күпере” балалар  бакчасына  бирелде. “Яшьлек» үзәге  – 2нче, Шәмәрдән  ашлык  кабул итү предприятиесе 3нче  урыннарны  алды. Бәйгедә катнашкан барлык оешмалар да грамоталар һәм акчалата призлар  белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев