Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ныклы финанс терәге

Ел саен ноябрь аенда “салым” халыкта еш кулланыла торган сүзләрнең берсенә әйләнә. Кешеләр урамда очрашканда яки ватсаптан “Налог түләдеңме әле?” “Сиңа квитанция килдеме?” дип сөйләшә. Ноябрь – салым органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелгән ай да әле. Быелгы дата тагын да истәлеклерәк: Россиядә Президент указы белән (21.11.1991) мөстәкыйль дәүләт салым хезмәте (2004 елдан – Федераль салым хезмәте) оештырылганга 30 ел тула.

Һөнәри бәйрәмен Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарына хезмәт күрсәтүче 10 нчы салым инспекциясе коллективы да хезмәт бурычларын нигездә үтәп, куелган максатка ирешеп каршылый.

undefined

“Бер генә дәүләт тә салымнардан башка яши алмый. Казнаны үз вакытында тулыландырмый торып, әһәмиятле социаль-икътисадый программаларны үтәү, халыкның тормыш хәлен яхшырту мөмкин түгел. Хезмәтебезнең максаты – барлык дәрәҗәдәге бюджетка салымнар һәм җыемнар түләүләрне арттыру, түләнмәгән салымнар күләмен киметү буенча реаль булган контроль эш алымнарын тагын да камилләштерү. 2021 елда инспекция буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетка 3,941 миллиард сум салым җыелырга тиеш булып, үтәлеш 128 процент, ягъни 5 миллиард 52 миллион сум тәшкил итте, хәзер физик затлар салымы җыйнау бара”,–дип сөйләде инспекция начальнигы Айрат Шәфыйков.

Чыннан да, 102 хезмәткәрне берләштергән коллективта иртәдән кичкә кадәр һәркем үз эшендә. Офисның беренче катында мәгълүмати технологияләр бүлеге начальнигы Наил Фәсхетдинов көн саен яңа квалификацияле электрон имза алырга килүче ике дистәгә якын кеше кабул итә. Дәүләт салым инспекторы Гөлия Шәймәрданова “Тәрәзә”сендә дә салым түләүчеләр бетеп тормый диярлек. Без барында ул транспорт салымы түләү өчен квитанция алырга килгән Фәнүс Хәбибуллинга тиз арада хезмәт күрсәтте, авылдан килгән ханымны тыңлады.

Бу эшнең әле иң кызган вакыты. Быел салым түләү кәгазьләре почта аша 6387 кешегә җибәрелгән. Порталда “Шәхси кабинеты” булганнар онлайн-режимны сайлый. Саба районы буенча физик затлар 2020 ел өчен 31,7 миллион сум транспорт, 7,9 миллион сум мөлкәт, 10,2 миллион сум җир салымы түләргә тиеш булып, әлегә үтәлеш 55 процент тәшкил итә. Әлбәттә, әле 1 декабрьгә кадәр күпмедер вакыт бар, шулай да кемнәрнеңдер өстеннән бурычны төшерүне соңгы срок килеп җиткәнче сузулары белән килешеп бетәсе килми. Быел салымнар түләүдә Югары Симет, Курсабаш, Юлбат авыл җирлекләрендә яшәүчеләр активлык күрсәтә.

Эльвира Фазлыева, 4 нче камераль тикшерү бүлеге начальнигы:

– Шушы системада 1993 елдан бирле эшлим. Хезмәтне югары белем алгач, инспектор булып башладым, аннары бүлек башлыгы урынбасары булдым. Инде җитәкче вазифасына алынуыма да 26 елдан арткан. Бүлектә 7 кеше. Урынбасарым Гөлназ Рәфыйкова, инспекторлар Клара Мөбарәкшина, Лилия Демидова белән күптәннән. Калганнары яшьләр, аларны авыл җирлеге Советлары биргән белешмәләрдән чыгып, физик затларга салым исәпләүдә ташламаларны ничек кулланырга һәм башка хезмәт вазифаларына өйрәтәбез. Саннарда ялгышырга ярамый. Кешеләрдән мөрәҗәгатьләр кергәндә, вакытында тикшерелә һәм тиешле чара күрелә. Яраткан эшең булу, аны күңел биреп башкару – уртак куаныч. Барыбыз да ковидка каршы вакцина ясаттык, беркем дә авырмасын.

 

«Саба инспекциясе план үтәлеше күрсәткечләре буенча республиканың районара салым органнары арасында дәрәҗәле урын били. Инспекциядәге 11 бүлекнең һәркайсы үз юнәлешендә максатчан эш алып бара. Түләнми калган салымнарны җыеп алу буенча да тиешле чаралар күреләчәк. Коллектив дус, тату, яшьләр остазлары булышлыгында эшкә тиз өйрәнә. Хезмәткәрләрнең уртача яше – 38 яшь, 30 яшькә кадәргеләр 17 кеше. Югары белемлеләр – 98 белгеч, шуларның 10ысы ике вуз дипломына ия. Коллективны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлап, барысына да эшләрендә һәм тормышта яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек телим”,– ди җитәкче.

Соңгы вакытта инспекция пандемия шартларында аерым категория затларга салым йөкләнешен киметү юнәлешендә дә эш алып бара. Әйтик, былтыр үзмәшгульләргә дәүләт булышлыгы буларак, 2019 елда түләгән салымнары кире кайтарылды. 2021 елда “ковид ялларында” зыян күргән булып саналган кече һәм урта бизнес хезмәткәрләренә 12792 сум күләмендә ярдәм чарасы күрсәтелә.

Инспекциядә Саба районыннан 645 юридик зат, 694 шәхси эшмәкәр исәптә тора, 2194 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев