Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде

2019 елның 12 февралендә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде.

Бу чараларда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, әфган сугышы ветераннарының район советы рәисе Илшат Әхмәтшин, әфган сугышы ветераны Халит Шәрипов һәм Чечен Республикасында хезмәт иткән Александр Киселенко катнашты.

       Башта кунаклар һәм мәктәп укучылары әфган сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Әфганстанда һәлак булган Чулпыч авылы егете Илфат Зиннәтуллинның каберен зиярәт кылдылар, Илфатның әнисе Раилә апа янында булып, бүләкләр тапшырдылар һәм хатирәләрне яңарттылар.

       Аннан соң хәрби комиссар Ф.Закиров Олы Шыңар авылында яшәүче әфган сугышы ветераны Илдус Ибраһимовка “Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел” медален һәм ветераннар оешмасы бүләген тапшырды.

       Истәлекле көн уңаеннан өлкән класс укучылары өчен “Төшләремдә һаман сугыш бара” дип аталган батырлык дәресе, шулай ук 7 һәм 8 сыйныф укучыларын “Юнармия” сафларына кабул итү тантанасы үткәрелде.

       Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик һәм физкультура-спорт айлыгы кысаларында узган бу чаралар тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ф.Галимов тарафыннан әзерләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев