Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәстә 95 яшьлек Юнис Гайнетдинов сайлау комиссиясе вәкилләрен капка төбендә каршы алды

Эзмә мәдәният йорты бинасына урнашкан 2468 нче сайлау участогына Эзмә һәм Өтернәс авылларыннан 407 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 219ы җомга көнне үк Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларга тавыш биргән. Ике көндә сайлауда катнашучылар 87,2 процент тәшкил иткән.

Сайлау участогы вәкилләре Эзмә һәм Өтернәс авылларында барлыгы 35 өлкән кешенең өйләренә барды. Шуларның икесе Өтернәс авылының иң өлкән кешеләре – Мәръямбикә һәм Юнис Гайнетдиновлар. Аларга быел 95 яшь тула.

Беренче көнне үк өйдә сайлатучылар күренмәгәч, Юнис абый борчыла ук башлый. “Нишләп килмиләр инде?”– дип берничә тапкыр капка төбенә дә чыгып керә. Сайлау комиссиясе вәкиле Нәфисә Җиһаншинаны капка төбендә каршы ала. Икесе дә илебез тынычлыгы, пенсионерларның тормышы тагын да яхшырсын өчен тавыш бирәләр. 1926 елгы Гайнетдиновлар башлангычта бер партады утырып укыганнар. Әмма Юнис абый гомер буе 1928 елгы булып йөри. Әнисе туу турындагы таныклыгына шулай яздырган була. Сайлау комиссиясе вәкилләре район хастаханәсендә дәваланучы авылдашларын да онытмадылар. Янына барып сайлатып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев