Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полициядә 6 айлык эшкә нәтиҗә ясадылар

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, суд рәисе Дамир Сабиров, район прокуроры Ленар Вәлиуллин катнашында үткән киңәшмәдә 2022 елның 6 ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

 

  Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә район  башлыгы Рәис  Миңнеханов,  суд рәисе Дамир Сабиров, район прокуроры Ленар Вәлиуллин  катнашында үткән киңәшмәдә 2022 елның 6 ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов чыгышында әйтелгәнчә, районда җинаятьчелек, хокук бозулар буенча тотрыклы вәзгыять саклана. Быел үтерү,  көчләү, фатир басу, талау фактлары теркәлмәгән,  урлау, үтерү белән  янау очраклары кимү  ягына  үзгәргән. Шул  ук  вакытта  йорттан аракы  сату, исерек  килеш кабат машина белән идарә итү, мошенниклык фактлары  арткан. Васил Исмәгыйлов террорга һәм экстремизмга каршы  профилактика  чараларына  да тукталды. Әлеге линия буенча учетка  куелучылар бар, мәчетләр даими контрольдә тотыла. “Бу мәсьәләдә бернинди проблемалар булырга тиеш түгел, вәзгыятьне күздән  ычкындырырга  ярамый”,– дип ассызыклады район  башлыгы һәм гомумән  алганда  криминоген хәлне  яхшырту, мошенниклыкны  фаш итү,  ау  мылтыкларын  саклау буенча хәл итәсе проблемаларга туктылды.  Хәзерге вакытта бүлеккә көн  саен уртача 7-8 хәбәр алына,  алар регламентта каралган  срокларда  хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев