Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полициядә – киңәшмә

Битлекле ел нәтиҗәләре.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге 2020 елда үзенә йөкләнгән бурычларны үтәгән, криминоген хәлнең торышына тиешле контроль тәэмин ителгән. Оператив-хезмәт эшчәнлегенең барлык өстенлекле юнәлешләрендә нәтиҗәле чаралар комплексы гамәлгә ашырылган. Бу хакта узган җомгада полиция бинасында үткәрелгән киңәшмәдә бүлек начальнигы Васил Исмәгыйлов үзенең чыгышында белдерде. “2020 ел без уйлаганга караганда катлаулырак булды. Көтелмәгәндә килеп чыккан коронавирус инфекциясе эшебезгә үзгәрешләр кертергә, профилактика чараларына игътибарны арттырырга мәҗбүр итте. Йөкләнгән яңа бурычларны җиренә җиткереп башкарырга тырыштык, зур хезмәт куелды. Үзизоляция, битлек режимын үтәмәүчеләргә 1334 беркетмә төзелде, 112 кеше кабаттан административ җаваплылыкка тартылды. Бу башка районнар күрсәткечләре белән чагыштырып караганда зур саннар”,– дип сөйләде ул. Чит илдән кайтучыларны, авырулар белән аралашканнарны күзәтүгә алу максатында күрелгән чаралар да эпидемиология вәзгыятенә уңай йогынты ясаган. Җитәкче коронавируска каршы көрәшүнең Президент дәрәҗәсенә куелуын, атна саен әлеге проблемага кагылышлы республика киңәшмәсе үткәрелүен ассызыклады. Шуңа да карамастан, районда көн саен битлек режимын сакламаган 5-6 кеше җаваплылыкка тартыла тора.

Васил Исмәгыйлов 2020 елда җинаятьләрне, җәмәгать тәртибен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча башкарылган эшкә дә анализ ясады. Сабаның кыңгыр эшләрне фаш итү буенча республикада 1нче урында (87,2%) торуы билгеләп үтәлде. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов агымдагы елда эчке эшләр бүлеге алдында торган бурычларны яктыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев