Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Раштуа йолдызы»

7 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Раштуа йолдызы»дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Чара программасына төрле яшьтәге балалар өчен «паровозик», «кар бөртекләре», «гирлянда», «иң яхшы Кар бабай» һәм башка күңелле уеннар кертелгән иде.

Лесхоз урта мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары Яңа ел биюе әзерләделәр, шуның белән тамашачыларны сөендерделәр. Балалар алдан әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр, Кыш бабайга җырлар җырладылар, шуның өчен татлы бүләкләр алдылар. Аннан соң балалар өчен оттырышсыз Яңа ел лотереясы булды. Лотереяда катнашкан һәр кеше үз призын алды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев