Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә керештеләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 19 апрельгә күпьеллык үләннәр 7962 гектарда тукландырылган. Уҗымнарны район хуҗалыкларында 7,5 мең гектарда ашлау көтелә. Бу агрочара “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 270, “Нырты”да –200, Сатыш бригадасында – 120, “Шытсу” предприятиесендә 70 гектарда башкарылган. Хуҗалыкларда үләннәр – 6362, көзге культуралар – 120, туңга сөрелгән җирләр 1851 гектарда тырмаланган.

Чәчүгә дигән орлыкның 170 центнеры инкрустацияләгән. Игенче-механизаторлар алдында сабан культураларын 44 мең гектар мәйданда чәчү бурычы тора. Бу эшкә республиканың көньяк районнарында ныклап керештеләр инде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев