Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз укучылары коррупциягә каршы игълан ителгән бәйгедә катнашты

Мондый чаралар кешенең намусын, оятын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләренә үтеп кергән яман чиргә каршы торырлык яшь буын үсүен күрсәтә

Укучылар коррупциягә каршы  
   Кичә Казан кремлендә Мәгариф һәм  фэн министрлыгы оештырган гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмалары  укучылары арасында коррупциягә  каршы юнәлешле  республика бәйгесендә  җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар  арасында  Саба гимназиясеннән 2нче  сыйныф  укучысы Сафия Камолова,  Тимершык урта мәктәбеннән  Диләрә Хаҗиева,  Явлаштаудан VII сыйныф  укучысы  Алинә Әхмәтханова да  бар.  

Быел бәйгегә 600гә  якын материал – коррупция   күренешләренә түзеп тормаска  кирәклеген  гәүдәләндереп язылган   иншалар, плакатлар, аппликацияләр, рәсемнәр  һәм башка төрле иҗадый эшләр   килгән. Алинә Әхмәтханова  (укытучысы  И.Галимҗанов)  –рәсем иҗаты буенча I дәрәҗә Дипломга, Сафия Камолова –видеороликлар номинациясендә  –II дәрәҗә Диплом,  Диләрә Хаҗиева (укытучысы Э.Хаҗиева)  “Минем илемнең   киләчәге – минем  кулда” иншасы белән Гран-прига  лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев