7 декабрь 2021 яңалыклары
-
Районыбыз укучылары коррупциягә каршы игълан ителгән бәйгедә катнашты
Мондый чаралар кешенең намусын, оятын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләренә үтеп кергән яман чиргә каршы торырлык яшь буын үсүен күрсәтә
-
КФУ профессоры быелгы кышның нинди булачагын әйтте
Юрий Переведенцев сүзләренчә, декабрьдә явым-төшем дә нормадан югарырак булыр дип көтелә.
-
8 декабрьгә һава торышы
8 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -7..-12˚, аязганда -13..-18˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, кар көртләре булачак.
-
Юрий Переведенцев: Алдагы ике-өч көндә кар күп явачак
Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте.
-
Мишәбаш мәдәният йортында Хәбир Ибраһимнең "Ялгыз каен күзе" мелодрамасы куелды
5 нче декабрь көнне Мишәбаш мәдәният йортында, "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында, Мишә авыл җирлеге тамашачылар игътибарына Хәбир Ибраһимнең "Ялгыз каен күзе" спектаклен куйды. Рольләрне Мишә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды.
-
Татарстан халкы җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә ала
Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен кулланыла.
-
Юрист Яңа елны бәйрәм иткәндә штрафлар булуы турында искә төшерде
Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы һәм күңел ачу урыннары төнге унбердә ябылачак.
-
Ислам Сәетов бокс буенча төбәкара турнирында көмеш призер исеменә лаек булды
29 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Казан шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Г.Давыдов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды. Сабаның «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ислам Сәетов 57 кг авырлык категориясендә II урын яулап, көмеш призер исеменә лаек булды һәм спорт мастерлыгына кандидат разрядын үтәде. Исламны һәм аның тренерларны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Илсур Һадиуллин: Барлык мәктәпләрне дә биш көнлек укуга күчерү дөрес түгел
Бу уку елында Казанда - 83, Түбән Камада -35, ә Әлмәттә - җиде, Алексеевск районында 23 мәктәп биш көнлек укуга күчкән.
-
Шәмәрдән мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы узды
3 нче декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган күңел ачу - уен программасы булып узды. Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук китапханәчеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм үткәрделәр. Балалар өчен төрле номерлар әзерләнгән иде: уеннар, мастер-класс, җырлар, биюләр.
-
Редакциягә сатуга Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәркемгә бер кояш” китабы кайтты
Редакциядә китаплар, татарча йолдызлы сканворд, буягычлар (эчендә ябыштыра торган наклейкалар, балаларга видеолар карарга QR кодлар бар) һәм күңелле әлифба сатыла. Китаплар һәм буягычның бәясе – 100, йолдызлы сканворд - 70, күңелле әлифба - 400 сум.
-
Һадиуллин: 2022 ел башыннан укытучыларның хезмәт хакын арттыру карары кабул ителде
Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм завучларга кагыла.
-
Байлар Сабасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды
Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Бүгеннән башлап бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрен бизәү эшенә тотынды. Фотоларда ел саен иң матур бизәлеш белән бистәне ямьләндерүче район мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗат җимешләрен күрәсез.
-
«Ак Барс» Казахстаннан килгән «Барыс» командасына җиңелде
«Ак Барс» — «Барыс» матчы исәбе — 1:2.