Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрий Переведенцев: Алдагы ике-өч көндә кар күп явачак

Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә алдагы ике-өч көндә кар күп явачагын әйтте.

«Балкан ярымутравыннан циклон безгә дә кагылып китәчәк. Атна азагына кадәр кар явачак, 10 мм явым-төшем көтелә. Аннары кабат суытачак», — диде ул.

Юрий Переведенцев декабрь ае дәвамында циклоннар сәбәпле бураннар да булачагын әйтте. «Көньяк циклоннар күп булса, кыш карлы булачак», — диде.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев