Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУ профессоры быелгы кышның нинди булачагын әйтте

Юрий Переведенцев сүзләренчә, декабрьдә явым-төшем дә нормадан югарырак булыр дип көтелә.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев быелгы кышка якынча фаразларын әйтте.

«Декабрь нормадан җылырак булыр дип фаразланган иде. Норма буенча уртача температура минус 9 градус, декабрьдә ул уртача минус 8 градус булырга тиеш», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, декабрьдә явым-төшем дә нормадан югарырак булыр дип көтелә. «Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, декабрь җылылык, дым ягыннан да яхшы ай булырга тиеш», — диде.

«Гыйнвар иң салкын ай булыр дип фаразлана. Февральдә дә салкыннар булуы ихтимал. Гыйнвар климатик норма тирәсендә, минус 12 градус тирәсе булыр дип көтелә. Февральдә уртача һава температурасы норма тирәсендә минус 10 градус булыр дип көтәбез», — дип белдерде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, кышның өч аен чагыштырганда, һава торышын күзәтүләр тарихында декабрь 24 процент очракта кышның иң салкын ае булган, гыйнвар — 39 процент, февраль 37 процент очракта кышның иң салкын ае булган. Мартта да һава температурасы норма тирәсендә булыр дип фаразлана. Юрий Переведенцев бу фаразлар 60-70 процентка акланганын искәртте.

 КФУ профессоры әйтүенчә, кыш салкын булса, җәй эссе булачак дигән сүзләр дә күп очракта дөреслеккә туры килә. «Ел буена уртача температура әллә ни үзгәрми, шуңа күрә компенсация рәвешендә еш кына шулай була», — диде.

Юрий Переведенцев иң салкын кышкы көннәрне дә исенә төшерде. 1942 елның 24 гыйнварында Казанда минус 47 градус салкын булган, 1978 елда яңа ел төненә 44 градус салкын торган. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X