Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары пленэрга чыкты

9-11 июнь көннәрендә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» рәсем бүлеге укучылары укытучылар Газизова Г.Р. һәм Галиева Э. Р. белән берлектә пленэр сезонын ачып җибәрделәр. Пленэр - француз теленнән “en plein air” - "ачык һава" - табигатьтә рәсем ясау дигәнне аңлата. Балалар үз эшләрендә Саба районының Яр буе табигатен сүрәтләделәр. Пленэр, гадәттә, бик илһамландыра һәм нәтиҗәдә, «тере» һәм матур эшләр килеп чыга. Алда укучыларны тагын бик күп матур тәэсирләр һәм безнең Саба районы тирә-юненең сурәтләре ясау көтә.

undefinedФото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев