Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте. 31нче май көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"ндә чыгарылыш кичәсе-сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру тантанасы оештырылды. Быел балалар сәнгать мәктәбен 39 укучы тәмамлады. Район чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чараның икенче өлешендә ел дәверендә конкурсларда катнашып югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да киләчәктә рәссамнар яки музыкантлар, биючеләр булмаса да, Саба балалар сәнгать мәктәбендә алар матурлыкны бәяләргә, аңларга һәм тоярга өйрәнделәр.

Хәерле юл сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезгә тормышта кирәк булыр дип ышанабыз. Уку елына йомгак ясап, уку вакытында күрсәткән педагогик осталыклары өчен барлык укытучыларга, ата-аналарга уку процессының авырлыгын аңлаулары өчен; укучыларга тырышып укыганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Калган балаларга күңелле яллар телибез. Исән-имин булыгыз! Яңа уку елында очрашырбыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев