Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең традицион иҗат концерты

25 декабрьдә «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең актлар залында 2017-2018 нчы уку елының I ярты еллыгына йомгак ясап, сәнгать мәктәп укучылары тарафыннан әти-әниләр өчен иҗат концерты күрсәтелде.

Сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы  әти-әниләрне 2017 елда ирешелгән уңышлар, алда торган планнар, бурычлар белән таныштырды.  Концертта сәнгать мәктәбе хоры, курайчылар, тальянчылар ансамбле, бию коллективлары , ялгыз башкаручылар: баянчылар, пианистлар, җырчылар чыгыш ясады. Тамашычылар тарафыннан һәрбер чыгыш җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы сәнгать мәктәбе тормышында актив катнашкан, мәктәп исемен яклап төрле дәрәҗәдәге конкурсларда  көч сынашкан укчыларыбызга, аларның  гаиләләренә  рәхмәт сүзләре җиткерде.  2017нче елга нәтиҗә ясап, ирешелгән уңышлар, баскычлар соңгысы булмасын яңа елда яңа үрләр яулап, кабат очрашырга насыйп булсын дип телибез.

Яңа 2018нчы  эт  елы сезгә бары тик якты истәлекләр, һәммәбезгә дә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш һәм чиксез бәхет алып килсен! (Мәдәният бүлеге)

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев