Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба белән Вэньлин туганлашты

Районыбызның Кытай провинцияләре белән икътисадый багланыш элемтәләре ныгый бара. Моннан дүрт ел элек Хэбэй провинциясендәге компанияләр арасында сәүдә-икътисад өлкәсенә хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән иде.

Июнь аенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов VI ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Харбинда булганнан соң кытайларның Татарстан белән кызыксынуы артты. Өченче көн Сабада Чжэцзян провинциясе делегациясе булды. Кунакларны мәдәният хезмәткәрләре район чигендә ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Аннары ике арадагы сөйләшүләр район хакимиятендә дәвам итте. Район башлыгы Рәис Миңнеханов делегацияне Саба төбәге, аның икътисады, социаль хәле белән таныштырды. Инвесторлар белән гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында сөйләде. Икътисадый багланышларның бер нәтиҗәсе буларак, Иштуганда кытай кухнясы өчен таякчыклар җитештерелә башлавы да әйтелде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев