Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә урнашкан 2484 номерлы сайлау участогында да иртәнге сәгать 8 тулганчы ук халык бердәм җыйналып, тәүге бюллетеньнәрне алырга ашыкты

Сайлауга килүчеләрне мәктәп каршында балаларның кул эшләреннән әзерләнгән мул эчтәлекле күргәзмә каршы алды. “Сайлаучыларыбыз зур активлык күрсәтәләр, иртәнге сәгать 10 кадәр исемлектәгеләрнең 40 процентка якыны инде сайлауга килгән иде. Шулай ук беренче булып килгән сайлаучыга- агрогөллияттә хезмәт куючы Нурислам Мәүлинга истәлек бүләге тапшырылды» –ди сайлау участогы рәисе Айгөл Хәнәфиева.

Участокка иртә баштан гражданлык бурычын үтәргә килгән өлкән яшьтәге сабалы Гафур ага Галиев бүген үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә икән.Гомер буе шушы мәктәптә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветеранны хезмәттәшләре дә тәбрикләде. «Сайлаулардан бер дә калган юк. Ил язмышы, киләчәгебез хәл ителгәндә ничек читтә калыйк, ди. Менә бакчага бәрәңге казырга чыкканчы дип иртә баштан килдем»,- ди ветеран. Сайлау участогында ул көнне гриппка каршы вакцинация ясату да  оештырылган иде. Сайлауга килүчеләр бу хезмәттән дә теләп файдаландылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев