Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба полициясе микрофон аша халыкны өйләреннән чыкмаска чакыра

Хокук саклаучылар өйдә калырга һәм үзеңне яклау чараларын кулланырга кирәклеге турында кисәтә.

Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Саба районы полициясе машинага урнаштырылган микрофон аша карантин режимын үтәргә өнди. Хокук саклаучылар өйдә калырга һәм үзеңне яклау чараларын кулланырга кирәклеге турында кисәтә.

 

«Сәбәпсез урамга чыкмагыз. Өйдән чыкканда саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киегез. Һәрберебез үзебез дә белмәстән инфекция таратучы булырга мөмкин. Бары тик изоляция режимын максималь үтәгәндә генә куркынычсызлык гарантияләнә ала. Өегездә калып, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — диелә хәбәрдә.

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев