Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы Үзәк балалар китапханәсендә «Библиосумерки -2018»

20 апрель көнне Саба районы Үзәк балалар китапханәсендә ел саен масштаблы үткәрелә торган чара «Библиосумерки -2018», оештырылды.

Библиосумерки  «Балалар әдәбиятенең  бөек йөрәкләре !»  исеме үткәрелде. Библиосумерки  темасы  очраклы сайланмаган , чөнки нәкъ менә 2018 ел  Татарстанда Лев Николаевич Тостой  елы дип игълан ителде һәм, гадәттәгечә, 25 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көне  билгеләп үтелә – алар балаларның  иң популяр язучылары булып саналалар.

      Китапханәче Хәлилова А. Д.  «Библиосумерки»  акциясенәбик  иҗади  яктан карады. Ул балаларны әкияти сәяхәткә  чакырды. Бәйрәм кунакларын әкият герое Баба Яга : «Минем кадерле оныкларым ! Мин  китапхәнәдә яши торган Баба Яга . Минем исемем Клава. Мин шушы китапханәдә инде күп еллар яшим, ,. Миңа монда көндез  яхшы , чөнки көндез монда балалар бик күп килә. Тик кичен һәм төнлә миңа  ялгыз һәм күңелсез, чөнки барысы да өенә кайтып китә һәм китапханә ябыла. Бүген минем бәйрәм – Библиосумерки, минем яшьлек яраткан язучыларыма багышланган  Л. Н.Толстойга  һәм Г. Тукайга. Әкият кичәсе башлана! Сез м уеннар уйныячаксыз , сорауларга җаваплар бирәчәксез  ә мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын! Уңышлар!».

    Аннары , Баба Яга ике язучының язмышлары турында сөйләде ,таныштырды. Язучылар белән танышудан соң, Баба Яга балаларны үзенең йортына чакырды, әмма кисәтте  юлда аларны Баба Яганың дуслары әзерләгән бик  күп сынаулар көтеп тора.

     Балалар озын юлда бик күп авырлыклар белән очыраштылар  , бөек язучыларыбыз буенча серле сандык әзерләгән  сорауларга  җавап бирделәр. Шулай ук балалар әкиятләр сүрәтләнгән пазллар җыйдылар һәм тылсымлы шарлар эчендәге сорауларга җаваплар таптылар.

      Каршылыкларның барсын да җиңеп чыккач балалар Баба Яганың өйенә кунакка керделәр. Анда инде балаларны күңелле бүләкләр көтә иде.  Бөек язучыларыбызның Г.Тукай белән Л.Н.Толстойның мультиклары биткә  якият геройларын ясау.

      Чара ахырында барлык балалар Баба Ягадан бүләкләр алдылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев