Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабабашларга эстафетада җиңәргә Казаннар да булышты

Ул көнне Саба  районы ТАССРның республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндергән 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте.

Ул көнне Саба  районы ТАССРның республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген гәүдәләндергән 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Флагны Ләйсән Зариповадан  кабул итеп алып, стадионга өстәл теннисы буенча  Россия  ярышлары призеры Раил Галиәкбәров китереп  җиткерде. Сабаның спортчыларын, бәйрәмгә  килүчеләрне Физкультурачы  көне белән район башлыгы  Рәис Минеханов  тәбрикләде. “Нарат” боз сарае, “Олимп”  яшьләр-яшүсмерләр спорт мәктәбе  җитәкчеләре Борис Насыйровка, Рифат Хисамовка, ветеран спортчылар белән  эшләүче тренер Рәшит Кәримовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды. Көрәшчеләр Инсаф Габдерахманов белән  Данис  Закиров  район башлыгыннан спорт остасы таныклыгын кабул итеп алдылар. Аларның тренерларына район башлыгының Рәхмәт  хатлары тапшырылды. Бүләкләүләрне яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов  дәвам итте. Физкультурачы  көне  спорт ярышлары белән төгәлләнде. Катнашырга һәм  җиңәргә  дигән максат  белән Казан җиңел атлетлары  да  килгән  иде. Шулай  булып  чыкты  да. Бертуганнар Булат һәм Илмир Йосыповлар 1000 метрга    йөгерүдә I-II  урыннарны   алдылар.  Руслан  Миннегулов 3нче  булды. Ветераннар арасында  казан  вәкиле Ирек Мәхмүтшин җиңү яулады.Югары Утардан Фәннур  Бәшәров – II, Сабадан Әмин Миңнегулов 3нче нәтиҗә   күрсәттеләр. Эстафетада Казан  спортчылары  Сабабаш авылы  спортчылары белән  команда туплап эстафетада да беренчелекне  алды. Кайчандыр олимпия уеннарына  кергән аркан тартышу аеруча  киеренкелек белән үтте. Хатын-кызлар арасында – Шәмәрдәннән, ир-егетләр арасында Эзмә авыл җирлегеннән   килгән Айзат Сәмигуллин, Делюс Зарипов, Динар Мөхетдинов составындагы  команда  барысыннан да  көчлерәк икәнлеген күрсәтте. Шулай ук гер  күтәрүдә, турникта тартылуда, җирдән этелүдә, кул   көрәштерүдә, пляж волейболында   җиңүчеләр ачыкланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев