Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Саба һәм Теләче районнарында хәзерге көндә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән 350гә якын ир-егет яши

 

  Тарихка күз салсак, 1918 елның 28 маенда  яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет чыгарган. Быел илебез әлеге датаның 105 еллыгын тантана итте.  Шул уңайдан район хәрби комиссариатына чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән батыр йөрәкле ирләр җыелды. Амур өлкәсе Кузнецов заставасында  1974-1977 елларда прожекторчы булып хезмәт иткән Расил  Галимҗанов комиссариат  ягында гына яши икән. “Кармы-яңгырмы син сакта буласың. Прожектор белән туктаусыз Амур елгасын айкыдык, тылны  яктырттык. Еш кына хәрби  катерлар  фарватерны узып безнең  якка  чыгалар, провакация ясыйлар  иде. Һәрчак  уяу булырга туры килде”, – дип сөйләде ул армия хезмәте турында.  Йосыф-Аланнан  Нурислам Нуретдиновның исә чик сакчылары бәйрәмендә беренче тапкыр катнашуы.  Ник дигәндә, 1972  елда  авылыннан Кытай белән чикне  сакларга  алынган  егет  27  ел шушы гаскәрләрдә булган,  өлкән лейтенант дәрәҗәсенә  күтәрелгән.

“Бездә татарларны бик  яраталар иде.  Үзем хезмәт иткәндә Татарстаннан өч тапкыр призыв булып, татар  егетләре  хәрби бурычларын үтәделәр. Сабадан да минем  кул  астында хезмәт иткән  егетләр  бар. Әле дә рәхмәт, Нурислам абый, дип  килеп  йөриләр. Туган  авылыма Казахстаннан 2019 елда  кайттым. Әле ияләнеп  кенә  киләм. Мин  яшь буенча болар арасында  иң өлкәне. Әмма безнең Калатау  авылында миннән олырак – 92  яшьлек  Зиннур абый  Фәттахов яши. Ул 1951-1954  елларда Камчатка  янындагы утрауда  хезмәт иткән. Олы җирдән  ул ерак утрауга гына да 7 тәүлек барганнар.  Менә шундый  ветераннар  да бар  чик  сакчылары  арасында”,– диде Нурислам  Нуретдинов.

Саба урамнары буйлап чик буе гаскәрләре әләмнәре җилфердәгән автомобильләр узды. Чик сакчылары үз атрибутикасын  кадерләп  саклый, заставаларын яки КППларны да бервакытта да онытмый.

   Хәрби комиссар Фәнис Закиров,  районыбызның батыр егетләрен истәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә  актив  катнашулары  өчен Марсель Сабировка (Шәмәрдән), Айдар Галиевка, Әмин Миннегуловка район  башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Тантанада  катнашучыларны “Чик сакчылары бердәмлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы район бүлеге рәисе урынбасары Әмин Миннегулов тәбрикләп, Сабада барлык  төр гаскәрләр өчен уртак булган монумент булдыру буенча эш алып барылуы турында сөйләде. “Чик  сакчылары бердәмлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы боерыгы нигезендә  Илсур Корбанов, Илдар Әхмәдиев, Рөстәм Фәтхриев, Назыйф Галимҗанов  “Чик буе гаскәрләренә - 105 ел” медале, Алмаз Сафиуллин, Илнар Гарипов, Рәшит Мәннанов “Чик буе гаскәрләренә -105 ел” күкрәк  билгесе,  Әмин Миннегулов, Айдар Галиев  “Ветераннар хәрәкәтендә активлык өчен” күкрәк билгесе белән   бүләкләнделәр. Чарада җитәкчеләре – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Хәйриев командалыгында Саба гимназиясе яшьармиячеләре дә катнашты һәм  чик  сакчылары колоннасының башында  булды. Тантана интернационал бурычлырын үтәгәндә  һәлак булган  якташларыбыз истәлегенә корылган  монументка  чәчәкләр салу белән дәвам итте.  Биредә флагштокта  чик  сакчылары әләме дә күтәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев