Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБАДА ЭТНОГРАФИК ДИКТАНТ ЯЗДЫЛАР

Узган җомгада – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан район үзәк китапханәсенең укулар залында 40ка якын кеше зур этнографик диктант язды.

Сүзе катлаулы күренсә дә, “этно”ның тәрҗемәсен белсәң, куркып калырлык берни юк. Ягъни диктантта катнашучылар Россия халыклары турындагы белемнәрен бәяләде. Икенчедән,  исеме шулай булса да, катнашучылар диктант язмады, чөнки биремнәр, тест рәвешендә, дүрт җавап арасыннан дөресен сайларга  кирәк иде. Диктантны оештыручылар катнашучыларның үткәннәр һәм бүген янәшәбездә яшәүче милләт вәкилләре белән кызыксынуларын, алар турында күбрәк белергә омтылышларын көчәйтүне бурыч итеп  куйган. “Әлеге акция Россиядә милли сәясәтне гамәлгә ашыра торган чаралар кысаларында оештырыла. Дус-тату яши торган халыклар бер-берсенең гореф-гадәтләре, йолалары турында  бе­лергә тиеш. Райондашларыбыз бы­ел да яхшы нәтиҗә күрсәтер дип ышанам, – дип фикерләре белән уртаклашты үзәкләштерелгән ки­тапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова.

Диктант  язу белән,  үткән елдагыча,  олысы-кечесе  кызыксынган. “Мин мәктәпне 50 елга  якын  элек тәмамлаган кеше. Аңарчы татарча  диктант  язуда да  катнаштым. “Дүртле”гә  яздым. Димәк, укыту­чыбыз Тәскирә Бибарцаваның  без­гә биргән белеме онытылмаган. Инде  менә этнографиядә үземне сынап  карарга булдым. Бу  фән географиягә якынрактыр дип  уйлыйм. Этнографиядә халыкларның  яшәеше,  килеп чыгышы, таралышы, гореф-гадәтләре, рухи мәдәнияте өйрәнелә. Без татарча укыдык, шуңа  күрә кайсыбер терминнар  авыррак  булыр. Шулай да уңышлы  килеп  чыгар  әле”,– диде Сабадан   Мөршидә Баһавиева. 

Халыкның этнография белән кызыксынуы хуплауга  лаек. Быелгы диктантта сабалылар Россиядә кайсы халык алфавитында 60 хәреф булуын, нинди миләтнең ат итен кулланмавын яки кайсы халык­ларда гөмбә ризыклары киң таралыш алганын, кемнәрнең Яңа  елны  1 апрельдә каршылаганын һәм  башка кызыклы  мәгълүматларны ачыкладылар. Безнекеләр 100  мөмкинлектән 80 балл җыйды. Иң куандырганы шул: соңгы  елларда милләтара мөнәсәбәтләрнең фестивальләр, концертларга гына кайтарып калдырылмавы. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев