Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага урам театры килде

Районыбыз бәйрәм алды чараларына һәм 2020 елны каршылаганнан соң да Яңа ел тамашаларына бай булды.

29 декабрьдә үзәк мәйданда   «Шәһәрдә –  әкиятләр» проекты кысаларында күчмә урам театрының гастрольләре узып, саф һавада  «Кар бабайлар» («Снеговики»)  дип аталган кызыклы,  үзенчәлекле тамаша-спектакль тәкъдим ителде. ТР Президенты  Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән  Казан шәһәренең парклар һәм скверлар Дирекциясе гамәлгә ашырган әлеге проект  бәйрәм ялларында республиканың 16  районында  куелды.  «Проектта  Казан театр училищесы студентлары катнаша.  Труппада барлыгы алты кеше. Алар  Мәскәү шәһәренең «Высокие Братья» дип аталган цирк клоуннары әзерләү театрының режиссерлары һәм актерларыннан  клоунада, пантомима, пластика осталыгы буенча  күп дәресләр алдылар.   «Снеговики» – Яңа ел спектакле, ул тамашачылар белән  клоуннар арасындагы кызыклы бәйләнеш,  ихлас мөгамәләгә, аралашуга  корылган. Шуңа да аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә  яратып кабул итәләр», - дип ачыклык кертте  «Шәһәрдә – әкиятләр»  проекты менеджеры Булат  Җиһангиров. Дөрестән дә,  Кар бабай – клоуннар районыбыз тамашачыларын да тиз үз иттеләр, ихлас, ачык күңелле  райондашларыбызны  бик тиз танып алдылар,  үзләре белән мәйдан түренә чакырдылар. Сөйләшү-тавышсыз, бары мимикаларга корылган тамаша  һәркем өчен бик үзенчәлекле, кызыклы булды.  «Клоун-Кар бабай  мине үзе белән сәхнәгә алып киткәч, кызым башта куркып,  үпкәләп тә куйды. Аннан бары уен гына икәнлеген аңлады.  Балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бик күңелле, һәркем өчен матур тамаша булды бу. Студентлар  гына булсалар да, клоуннар буларак зур осталыкка ирешкәннәр. Һәркемнең күңеленә ачкыч таба алалар. Безнең гаиләбезгә бик ошады», - ди Зәринә Шәрәфетдинова.   Театр тәмамланганнан соң да тамашачылар таралырга ашыкмады,    Кар бабайлар  белән истәлек фотосына төштеләр, алар  белән тагын да якыннан аралаштылар.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/sabada-snegoviki-spektakle-uzdy

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев