Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар – “Аударыш” уенында

5 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районының “Алмакай” татар атларын үрчетү узәгендә (җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин) милли спорт төре “Аударыш”ның 1нче Республика чемпионаты үткәрелде. Анда Лениногорск, Саба, Балык Бистәсе, Актаныш, Азнакай, Тукай, Зәй районнары җайдаклары катнашты.

Ярышның  барышын Алтайдан килгән “Аударыш” спорт төре буенча халыкара класслы хөкемдар бәяләде. Бу – ата-бабаларыбыздан калган уен. Борынгы  төрки халыклар аны татар атларында үткәргәннәр. Мәйданда – ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атын­нан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәй­ләгән сөлгедән генә тартырга ярый.

Әлеге ярышта безнең районнан Марат Әхмәтгалиев җитәкчелегендә 4 җайдак катнашты. Аударыш биш үлчәү авырлыгында уздырылды. Роман Германов –70 килограммга, Зөлфәт Шәйхуллин (Урта Саба) 80 кг. кадәр үлчәүдә – 2нче, Марат Әхмәтгалиев (Байлар Сабасы) 90 кг кадәр үлчәүдә 3нче урыннарны яулап, Татарстан Спорт министрлыгының махсус дипломнарына, кубок һәм акчалата премиягә лаек булдылар. Бәйгедә шулай ук Иләбәр авылыннан Илгиз Солтангәрәев та уңышлы чыгыш ясады, Лениногорск районының спорт комитеты Дипломына лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Саба районы командасы 2нче урынга чыкты. Фәнил Фәрхетдинов, үзенең “Газель” машинасында 400 чакрымга якын ара үтеп, спортчыларны вакытында китереп җиткерде,   теләктәшлек белдерүе белән командага рухи көч өстәде.

Киләчәктә бу төр ярыш Россия һәм  бөтен дөнья күләмендә  Алтайда үткәреләчәк Россия күләмендәге ярышка бару өчен  команда тупланачак.

Илдар Сафин,

Татарстанның атказанган укытучысы, Бөтендөнья татар конгрессы  каршындагы Татарстан төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев