Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның сәләтле балалар мәктәбе укучылары язгы каникулларны файдалы итеп уздыра

Уку елының иң озын чиреге тәмамланды. Әйбәт хезмәт куйган кеше, әйбәт итеп ял да итәргә тиеш. Ә ял итү өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырырга кирәк. «Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты»ның укучылары арасында нәкъ менә шундый чаралар узды да инде.

Каникулда мәктәбебезнең 5нче һәм 10нчы сыйныф укучылары, тимераякта шуар өчен Лесхоз бистәсендә урнашкан «Нарат» боз сараена бардылар. 

1нче А сыйныфы укучылары «Икмәк» җәмгыятендә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсиядә булдылар. 1нче Б сыйныфы укучылары балалар әдәбиятының танылган әсәрләре буенча китап квестында катнаштылар. Чара Саба районының Үзәк китапханәсендә узды.

Мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучылары Казан шәһәренә сәяхәт кылды.

8нче Б сыйныфы укучылары «Сабантуй» комплексында урнашкан пейнтбол клубында ял итеп кайттылар.

Язгы каникулны барлык укучылар да күңелле һәм файдалы итеп уздырганнардыр дигән өметтә калабыз. Көч туплап, укуда яңа үрләргә ирешер өчен, үзләрен янәдән мәктәптә көтеп калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев