Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада купфатирлы йортлар ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарыла

Байлар Сабасы бистәсендә барлыгы күпфатирлы 45 йорт исәпләнелә. Алдагы елларда Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында аларның берничәсенең ишегалдында күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде.

Бу көннәрдә чират Байлар Сабасының Пионер урамындагы 4нче, Школьная урамындагы 41нче һәм 43нче күпфатирлы йортлар ишегалдына да җитте.  Төзекләндерү эшләрен “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре тормышка ашыра. Программа 3 йорттан 50 фатирда яшәүчеләргә уңайлы мохит тудырачак, барлыгы 6129,2 квадрат метр мәйданда эш башкарылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев