Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре «В гостях у сказки» дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы оештырдылар

17 нче сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән лицееның башлангыч сыйныф укучылары өчен «В гостях у сказки» дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы оештырдылар. Чара барышында балалар күңелле, дустанә һәм әкияти атмосферага чумдылар. Балалар өчен төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар белән киң программа әзерләнгән иде. Шулай ук клоун белән бергә балалар күңелле флешмоб та башкардылар. Чара әкият персонажлары: Машенька, клоун һәм тычкан катнашында күңелле музыка белән үрелеп барды.

Чара ахырында балаларны сюрприз - мультфильм карау көтә иде. Барлык балалар да бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев