Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ШӘҖӘРӘ БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2019 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләр исемлеген раслады. Алар арасында безнең райондашларыбыз да бар.

Конкурс биш яшь төркемендә үткәрелде. Иң кечкенәләр арасында (I яшь төркеме) Саба гимназиясенең II сыйныф укучысы Аиша Камолова “Наши предки живут в наших сердцах пока мы их помним” иҗат эше белән катнашып, II урынны алды. Зурлар арасында “Мәмәт бушлыгыннан Байлар Сабасына” дигән тикшеренү эше өчен Сабадан Муса Абдуллин 3нче урынга лаек булды. Автор әлеге эшендә безнең төбәкнең ничек барлыкка килүен,аңарчы биредә кешеләр яшәгәнме икәнлеген, безгә билгеле гаиләләр күчеп килгәч, аларның кемнәр булуын, Байлар Сабасының кайсы тирәсенә урнашуларын Авыл исеменең кайдан килеп чыгуын ачык чагылдыра. Муса Абдуллинның шәҗәрәсендә меңнән артык кеше урын алган. Конкурсның оештыру комитетына 908 гариза (2018 елда – 401 гариза) тапшырылды, шулардан 177 гариза 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдән булды (2018 елда – 64 гариза). Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» бүлегенең «Грантлар, архив конкурслары» бүлекчәсенә урнаштырылган http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1898621.pdf.

Фәридә вилданова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев