Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Солдат хатлары"

18 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Солдат хатлары” дип аталган тематик чара үткәрделәр.

Чараның максаты – балаларда патриотик хис, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларны сугыш елы хатлары, соңгы  вакытта хәрби хезмәттәге авылдаш егетләрдән килгән хатлар альбомы белән таныштырдык, Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Илфат Зиннатуллинның хатларын укыдык. Балалар кызыксыну белән хатларны кычкырып укыдылар, үзләренең туганнары, күршеләре, танышлары язган хатларны таптылар. Шулай итеп балалар Россия армиясе һәм аның Бөек Ватан сугышындагы роле турында белемнәрен ныгыттылар.

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район яңалыклары