Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СОЦИАЛЬ ХЕЗМӘТКӘР – КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕ

Башкалар бәхетенә сөенә белгән кеше үзе һәрвакыт бәхетле була, диләр. Түбән Симет авылында яшәүче Фирая Әсәтова бәхетне башкаларга игелек өләшүдә, кулыннан килгәнчә якыннарын сөендерүдә күрә һәм шуннан тәм табып яши белә. Ә игелек кылырга аңа Аллаһы Тәгалә үзе юл ачып тора.

  Фирая ханым каенана, каенаталы, тулы йортка килеп,  килен хезмәтенә керешкәндә үзе 17 яшьлек бала гына булса да, тиз арада  үз кешегә әйләнә. Тормыш иптәше Роберт белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының өче­се дә гаиләле булып, бүген әти-әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Фирая (фотода - уртада) ханым башта  сыер савучы булып эшли. Инде 15 еллап ул Түбән Симет авылында  социаль хезмәткәр буларак ярдәм күрсәтә. Алдагы елларда аңа беркетелгән  ярдәмгә мохтаҗлар саны 10лап булса, бүген дүрт кеше исәпләнә.   Социаль хезмәткәр  дип әйтүгә  үк аңлашыла, әлеге вазифада  эшләп кенә булмый, яшәргә дә кирәк. Кыскасы,  кешеләрне ярата белергә,   аларның борчуын үз йөрәгең аша кичерергә,  ярдәмгә мохтаҗлар турында кайгыртырга тиеш буласың.  Фирая ханым ярдәменә мохтаҗларның өчесе – иренең бертуган сеңлесе Тәкъмилә апа һәм аның улы белән кызы.  «Мин килен булып төшкәндә Тәкъмилә төп йортта яши иде әле. Тумыштан 2 группа  инвалид ул.  Озакламый шушы авыл егете Рафилгә  кияүгә чыкты.  Өч балалары туды. Бер кызы белән улы  да 2 группа инвалидлар.  Без аларны бервакытта да ярдәмнән ташламадык.  Тик тормыш  мәсьәләләрен үзләре хәл итәр мөмкинлекләре булмагач,  социаль яклау бүлеге аша мине алар өчен җаваплы социаль хезмәткәр итеп куйдылар. Көндәлек эшләрне үзләре үтәп барсалар, калганын гел бергәләп башкарабыз. «Кызым, Тәкъмиләләрнең өйләре бик иске, син ничек тә аларны яңа йортлы итәргә тырыш», –  дип иремнең әтисе  миңа васыять итеп әйтеп калдырды. Әткәйнең амәнәтен  үтәп, мин  2013 елда  район хакимиятенә  йорт салу үтенече белән килдем», – ди Фирая ханым.  «Өй салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе» дип үзе бу эшнең рәтен белмәгән кеше әйткәндер, мөгаен. Район хакимияте рөхсәте белән Фирая ханым якыннарын йортлы итү ниятенә керешкәндә бәлки бу эшнең җитдилеген дә аңлап бетермәгән булгандыр.   «Документлар җыйганда Сабага бер көнгә өчәр тапкыр барган вакытлар булды. Бер башлагач, эшне ярты юлда калдырып булмый.  Ходай үзе юл ачып, рух өстәп торды. Туганнарыбызны  яңа өйле итү, куанычларын күрәсе килү  көч биргәндер инде»,- ди ул. 2015 елның  апрелендә  махсус программа нигезендә акча алынып нигез салынса, ноябрь аенда Гатиятовлар  гаиләсе яңа, зур, иркен  өйгә күченә. Йортны  махсус төзүчеләр чакырып та,  үзләренең  көчтән килерлекләрен өмәләр ясап та салалар.   «Фираяга нинди рәхмәтләр әйтсәм дә аз, төннәр буе рәхмәт укып чыгам. Безне йорт-җирле итте. Өебезгә  җиһазлар  алганда да Фирая башлап йөрде. Үзе үлчәде, чутлады, заказларын бирде.  Сабага концертларга алып бара, кием-салым кирәк булса да, аңа әйтәбез.  Аның ярдәменнән башка без берни эшли алмыйбыз. Сабага эшебез төшсә,  Роберт машинасы белән алып бара. Мең рәхмәт аларга», – ди Тәкъмилә апа. Күз тимәсен, бүген Гатиятовларның йорт-җирләре җитеш,  өр-яңадан капка-коймалар, абзарлар эшләгәннәр.  Тәкъмилә апага  озакламый 55 яшь тула. «Күңелле мәшәкатьләрегез бар икән әле», – дигәч тә, Фирая ханымга карап елмайды. Әни кешене шулай ук 25 яшьлек кызы – ихлас, самими Тәнзилә язмышы да бик борчый. «Үзенең бик эшкә урнашасы килә, табак-савыт булса да юа алыр иде, эш юк шул», – дип уфтана әни кеше.

  «Шуларга әз генә уңайлылык булдырсам да, күңел тынычлыгы алам, бер яхшылык эшләсәм дә ихластан куанам, алар рәхәттә яшәсә генә, үземә рәхәт була. Бар яктан җитеш  йорт-җирдә  яшәүләрен күреп сөенеп бетә алмыйм. Җәй көне башкарасы  эшләрне кыштан планлаштырып, акча запасы хәстәрләп куябыз. Социаль хезмәткәр итеп беркетмәгәндә дә мин аларны ярдәмнән ташламыйм идем, хәзер икеләтә җаваплылык тоям», - ди Фирая ханым. Аның кебек олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли аладыр.  Бу  эш һөнәр генә түгел, ул – күңел халәте.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев