Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сөтне яшел конвейер арттыра

Район хуҗалыклары үзләрендәге һәр сыердан продукция алуны 20 литрга җиткерергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин “Саба” җәмгыятенең Кибәче бригадасында терлекчелек тармагында биш айлык эш йомгакларына багышлап үткәрелгән семинар-киңәшмәдә аграрийларга әнә шундый бурыч куйды. Сөйләшүдә идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклары катнашты. Гафур Хәсәншин чыгышында иң элек сөт җитештерүдә ирешелгәннәрдән чигенеп эшәүче хуҗалыклар тәнкыйтьләнде. Әйтик, “Мичән”дә продукция күләме 2017 елның шушы чоры күрсәткеченә карата – 85, “Урта Саба”да һәм “Симет”тә 92шәр процент тәшкил иткән. “Кайчан яшь мал белән эшләргә өйрәнәбез, сөт шул вакытта була. Дөрес технология буенча тәрбияләнгән бозауны сәламәт тана итеп үстерү, каплатып сыер ясау – сөтнең киләчәге шул. Ике- алты айлык вакытта интенсив үсмәгән бозаудан мул продукция бирүче сыер була алмый. Бозауларның тәүлеклек артымы 850-900 граммнан ким булмаска ти-­еш”,– дип киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын экрандагы саннарга юнәлтте идарә җитәк­чесе. “Нырты” пред­приятиесендә 1046-1018 грамм тәүлеклек үсеш алу дөрес технология нәтиҗәсе буларак күрсәтелде. “Юлбат”, “Шытсу”, “Сатыш”та да бозаулар тәүлеккә 900 граммнан күбрәккә арта. Ә менә “Курсабаш”та, “Әхмәтов” ху­җалыгында яшь маллар 3-6 айлык вакытта акрын үсә (525-662 грамм)...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X