Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сугыш бетүне әнием әйтте. Сөенүләрнең чиге булмады"

Эзмә   авылында   яшәүче Гайнуллина (Галиева) Шәмсенур Гарифулла кызына 25 декабрьдә   90  яшь тулды.

  Алар гаиләдә  6 бала үсәләр.  Дүрт абыйсы Газизжан, Мәгъсүм, Шәйхи, Шамил бер-бер артлы сугышка китәләр. Өчесе  яу кырында  ятып кала, Шәйхи абыйсы яраланып авылга кайта. Баш сөяге чәрдәкләнгән, сөяк урынында тире генә  була, бармакларын өздерә. “Ул вакытта әнинең йөрәге ничек чыдагандыр. Ашау  яклары бик начар иде. Ат кузгалакларыннан ашлар пешерә  торган идек. Яз көне җир чыгуга,  бәрәңге басуыннан өшегән бәрәңге алып кайтып, пешереп ашадык. Аякка кияргә чабата булса бик сөенә  идек. Ул да хәзер тишелә  иде. Яз көне су үтмәсен дип чабата астыны шакмак куеп , күтәртмәле чабата кия торган идек.    Сугыш чорында тормыш бик авыр булды. Көне буе басуда. Көлтә бәйләп, үгез җигеп молотилкага ташыдык. Юл салырга носилка белән ташлар ташыдык. Каенсар станциясенә агачлар төяргә йөрдек. Агач төягәндә  бер иптәш кызым агач астында калып үлде. Япь-яшь егетләр сугышта  үз-үзләрен аямыйча тынычлыгыбыз өчен көрәштеләр, ә без бар көчебезне куеп хезмәт иттек. Эшләмәгән бер генә  эштә калмады”,– дип искә ала Шәмсенур апа яшьлеген.   1952  елда   Бөек  Ватан сугышында катнашкан Хөрмәтулла  Гайнуллинга кияугә чыга.  Икесе дә гомер буе фермада эшлиләр. Хөрмәтулла авылның данлыклы миччесе, балта остасы  да иде. Биш бала тәрбияләп  үстерәләр.  Хәзер  килене  Әлфия  тәрбиясендә   яши.

 Юбилярга Эзмә авыл җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдинов Россия Президенты котлавын тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X