Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тамыры корыса – бетәр

2004 елдан 9 декабрь дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны гамәлгә куйганда Берләшкән милләтләр оешмасы 2030 елга кадәр ярлылыкны бетерү, һәркемне лаеклы тормыш шартлары белән тәэмин итүне планлаштырган иде. Чөнки нәкъ менә коррупция социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән акчаның законсыз максатларга тотылуына, үзләштерүләргә юл ача.

Әлбәттә, безнең гасыр бәласенең нигезен 9 декабрьдә генә түгел, һәр көнне корыту чарасы күрергә кирәк. Шўлай итмәсәң, аның тамыры эт эчәгесе кебек һаман үсеп чыгачак. Шуңа күрә аерым территориядә генә күрелгән чаралар нәтиҗәле булмый, эшне киң масштабта алып бару зарури. Районда бу максаттан профилактика “2015-2023 елларда Саба муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” программасы нигезендә алып барыла. Ришвәтчелеккә каршы хокук саклау органнары да көрәшә. Муниципаль хезмәткәрләрнең үз һәм хатыннары (ирләре), гаиләләре керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти йөкләмәләре турында рәсми мәгълүмат бирүен законлаштыру да хезмәт урыныннан явыз нияттә файдалануны, керем-чыгымнарны (аларның бер-берсе белән чагышуын) контрольгә алуның бер үтемле алымы булды. Тупланган мәгълүматлар электрон форматта халыкка җиткерелә, ягъни ачык, үтә күренмәле. Район, шәһәр Советы депутатларының елга күпме керем алганын, ничә машинасы, йорты барлыгын район сайтының “Противодейстие коррупции” бүлегенә кереп теләгән һәркем таныша һәм үзе яхшы белгән муниципаль хезмәткәрнең, якыннарының милке тулысынча күрсәтелмәгән дип тапкан очракта тиешле органнарга хәбәр итә ала. Димәк, коррупциягә каршы көрәшкә халык та тартыла дигән сүз. Бу мәсьәләдә гражданнар булышлыгының мөһимлеген муниципаль хезмәт­кәрләрнең керемнәре турында белешмәләр биргәндә закон таләпләренең үтәлмәү фактлары күрсәтеп тора. Әйтик, 2020 елда прокурор тикшерүе вакытында шундый очраклар билгеле булып, 3 хезмәткәрнең дисциплинар җаваплылыкка тартылуы республиканың коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе әзер­ләгән чыгышка да кертелгән. Әлеге фактлар муниципаль хез­мәткәрләрнең банк счетларындагы акча турында дөрес булмаган мәгълүмат бирелүе белән бәйле.

“2021 елга килсәк, район прокуратурасы 9 айда коррупциягә каршы тору эшчәнлеге алып барып, законсыз чыгарылган 23 муниципаль хокук актына протест белдерде. Дисциплинар җаваплылыкка 31 вазифаи зат тартылды. Шуларның 28енә үзләренең керемнәрен киметеп күрсәткәннәре яки тулы булмаган белешмә биргәннәре өчен чара күрелде”,– диде прокурор урынбасары Рамил Зиннәтуллин.

Болардан тыш РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан ришвәт алу факты буенча бер җинаять эше кузгатылып, октябрь аенда суд каравына җибәрелгән. Милек үзләштерүләр белән бәйле тагын ике җинаять эше ачылган. Алар хәзергә тикшерү стадиясендә. Ришвәтчелектә фаш ителүче вазифаи затларга карата җинаять эшләре кузгатылуы коррупцияне йөгәнләү максатында хокук саклау органнарының актив эш алып баруына ачык мисал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев