Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татар авылы” конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек

Бүген шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылган “Татар авылы” конкурсында Саба районы Гран - при яулады. Әлеге җиңү районыбыз "Ак калфак" җирле бүлекчәсе җитәкчеләре булган китапханәче кызларыбызның бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Алар тарафыннан: "Авылым кешеләре" номинациясенә 34, “Авылым бизәкләре” номинациясенә 3 язма җибәрелде. Бәйгегә старт 2020нче елның 14 нче февралендә бирелеп 10 нчы мартында төгәлләнде һәм конгресс сайтында   катнашучылар өчен 15 нче апрельгә кадәр тавыш бирү оештырылды. Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү; татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту иде. Бөтендөнья татар конгрессы сайтындагы рәсми мәгълүматтан күренгәнчә, җиңү хөрмәтенә Саба районында, артистлар катнашында, матур бәйрәм оештырылачак.

Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев