Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар Икшермәсендә капремонттан соң клуб ишекләрен ачты

Бүген шулай ук төзекләндерелгәннән соң Татар Икшермәсе авылында да клуб кабат үз ишекләрен ачты.

 

Бүген шулай ук төзекләндерелгәннән  соң Татар Икшермәсе  авылында  да  клуб кабат  үз ишекләрен  ачты.  Элеккесе янгыннан  соң 1999 елда   файдалануга тапшырылган  булган. Соңгы 10  елда  ул  үзенең  төсен  җуйган  иде  инде. Бинаны  яңартуга Татар Икшермәсендә туган, хәзерге  вакытта төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры  урынбасары  Мәҗит Салихов ярдәм итә.   “Капиталь ремонттан  соң  клуб  кешегә  күрсәтерлек хәлгә  килде. Бинаны   яхшы  сыйфат  белән  төзекләндергән 159нчы ПМК” җәмгыяте  җитәкчесе  Илнар  Фәргатовичка  зур рәхмәт әйтәсе  килә.  Саба  муниципаль  районында 60тан артык объект тапшырылды.  Клубка   килгәндә, бина  архитекторларыбыз  әйткән тәкъдимнәр  белән  тышкан һәм  эчтән тышлап яңартылды, җылыту  системасы, электр  челтәрләре   үзгәртелде.  Җылы бәдрәфләр, инвалидлар өчен пандуслар   ясалды, аппаратуралар бүләк иттек, мебельләрне дә  алып  бирдек.  Бергә-бергә  эшләгәндә  матур   күрсәткечләргә  ирешееп  була.  Һәрвакыт шулай бергә-бергә  ярдәм итеп булганда   ярдәм итә  аласың  икән, моңа горурланып  шатланабыз”,– диде Мәҗит Хаҗип  улы.   

Рәис Миңнеханов иганәчегә район  башлыгының  Рәхмәт хатын тапшырды. “Ошыйдыр  бит”,– дип  сорады   район  башлыгы тантанага  җыелган  халыкка  мөрәҗәгать итеп. “Ошый”,–  дип җавап бирделәр  Татар Икшермәсендә  яшәүчеләр.   Соңыннан  мәдәният  хезмәткәрләре  яңартылган  клубта  авылдашларына  бәйрәм  концерты  бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев