Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимер “жене” кагылган осталар һәр авылда бар һәм булачак

Һәр авылның үз кулибины була. Түбән Симеттә бу исемгә Илшат Галимов лаек. Ул печән чабу, бәрәңге арасы эшкәртү, тырмалау өчен мини трактор ясаган. Карны көрәп кенә калмый, үзтөягеч кебек читкә күчереп тә куя ала. Ул моңа өч ай вакытын сарыф иткән.

“Тик торасы килмәгәнлектән дип әйтимме соң инде. Гел тимер-томыр арасында эшләгәч, интернеттан күрдем дә, булдыра аламмы икән дип эшкә тотындым, Двигателе – мотоблокныкы, күперчеге, тәгәрмәчләре, тапшырулар тармасы –“ВАЗ-2106” автомобиленеке. Анысын сатып алдым. Ике тәгәрмәче дә тарта, урталай бөгелә. Җиңел генә килеп чыкмады, кире сүтәсе, ябыштырасы, кисәсе дә булды. Хатыным, бүген кермисеңме әллә, дип төнге 12ләрдә гаражга чыга иде. Хәзер, тракторыңны сат, үзеңә тагын ясарсың, диләр. Бу хакта уйлаган юк әле. Тагын ясарга тимер кыйммәт, аерым детальләр табуы да кыен. Кем белә, бәлки бер остарган килеш ясармын да әле”,– дип сөйләде хуҗалыкта озак еллар техникада эшләүче Илшат. 

 

Гомумән алганда, ул үз эшеннән канәгать. Шулай булмай ни, 7 квтлы двигатель бензинны аз сарыф итә, гаражда күп урын да алмый. Останың тормыш иптәше Энҗе дә шатлыгын яшерми, трактор ясауга минем дә өлешем керде ди. Техника хуҗалыктагы мәшәкатьләрне шактый җиңеләйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев