Тимердән бизәк ясаучылар
Һәр оешма-хуҗалык, нинди генә эш башкармасын яисә товар җитештермәсен, үзенең оста куллы уңганнары белән көчле. Барлык хезмәт коллективлары өчен дә кеше факторы мөһим әһәмияткә ия. 1972 елда Сабада барлыкка килгән 159нчы күчмә механикалаштырылган колоннага килүчеләр дә ярты гасыр дәверендә төзелеш эшенең чын осталарына әйләнделәр. Оешмада берничә буын тармак алдынгылары тәрбияләнде, шушында үзенең бәхетен тапты. Төзүчеләргә әллә ни монументлар да кирәк түгелдер. Чөнки алар үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучылар.
Һәр корылмага, җитештерү цехы булсынмы ул, социаль бинамы, төзүченең күңел җылысы салынган. Һәр төзелеш объекты күпләгән һөнәр ияләре тырышлыгы белән югары күтәрелә. Эретеп ябыштыручылар төзү мәйданчыгына беренчеләрдән булып килә һәм аларның хезмәте белән нигездә төгәлләнә дә. Төзүчеләр көне уңаеннан 159нчы ПМКда әлеге һөнәр ияләре Фаяз Заһидуллин һәм Рәис Мәүлин белән сөйләштек. Икесе дә эретеп ябыштырырга үзлегеннән өйрәнгән һәм алар янында һөнәр таныклыгы булганнар бер читтә торсын. “Мин 1989 елда эшкә килгәндә ПМКда 300ләп кеше бар иде (дөрес, аны соңыннан оешма җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин төзәтте: 1989 елда 175 кеше эшләгән). Башта бетончы булдым. “Т-150”тракторында да, аккумулятор, токарь цехында да эшләдем. Хәзер төп коралым – эретеп ябыштыру агрегаты. Утыз ел эчендә күп эшләнгән. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка биналар яныннан үткәндә, монда минем дә хезмәт кергән дип куанам. ПМК – минем икенче йортым булып әверелде. Хезмәтемнән тәм табам, яшәү мәгънәсе алам”,– ди Фаяз Заһидуллин.
Рәис Мәүлин (фотода уңда)исә башта райпода машина йөрткән. ПМКдан ерак тормагач, металлдан төрле әйберләр ясаучыларның эшен гел күзәтеп йөргән. “Аларның хезмәтенә кызыгып, үземне шушы һөнәрдә сынап карарга булдым. Эретеп ябыштыру – ике тимерне ялгау гына түгел. Без бит тимердән бизәкләр дә ясыйбыз. Бөгәргә – көч, тигез чыгарырга осталык кирәк. Инде эшли башлаганга 6 ел булды. Үземне шушы хезмәттән башка күз алдыма китерә алмыйм”,– ди оста. Җитәкчеләре Фәргать Нәбиуллин әйтүенчә, алар ясаган тимер әйберләргә сорау зур икән. Заказлар булып тора. Кешеләр капка-коймаларны да, шулай ук мәңгелек йортлардагы туганнарының чардуганнарын да яңарта. “Үлгәннәрнең каберен белергә кирәк, әлбәттә. Исәннәргә авыртмаска, сәламәт булырга язсын. Сау булсаң, хезмәт бара. Кайда да эшләргә кирәк. Эштә телефон белән уйнап утырганны, сәгать саен тәмәке тартучыны беркем дә яратмый”, – диләр эретеп ябыштыру осталары.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев