Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Толстой – исәннәрнең дә исәне

9 сентябрь рус һәм дөнья классигы – тормышы һәм иҗаты Казанга тыгыз бәйләнгән бөек әдип, философ һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулды

9 сентябрь рус һәм дөнья классигы – тормышы һәм иҗаты Казанга тыгыз бәйләнгән бөек әдип, философ һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулды.

Һәрберебез Лев Николаевич иҗаты белән бик яшьләй аның балалар өчен язган хикәяләре, әдәбият дәреслекләре аша таныша башлыйбыз, әсәрләре геройларына мәхәббәтне гомер буена хәтеребезгә сеңдерә киләбез. Моның сере Толстой иҗатының кешегә,социаль хәленә, милләтенә һәм диненә карамастан, мәхәббәт һәм ихтирам хисләре белән сугарылган көчле гуманизмга нигезләнгән булуындадыр мөгаен.

Толстойның исламга һәм татар халкына һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булганлыгы мәгълүм. Бу аның әдәби-публицистик мирасында чагылыш тапкан.

 Лев Николаевичның илебез һәм дөнья әдәбияты үсешенә зур йогынты ясавын, күпмилләтле мәдәниятыбызгә һәм тел белеменә зур өлеш кертүен тану йөзеннән, шулай ук Толстойлар нәселенең Казан белән тыгыз бәйләнгәнлеген истә тотып, 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде.

Даһи язучы Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре телнең сафлыгын һәм байлыгын саклауда, югары эстетик һәм әхлакый идеалларга омтылуда маяк итеп алып 10 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, аның иҗаты белән кызыксынучы балалар арасында “Толстой, живее всех живых» исеме астында китап күргәзмәсе һәм Толстой әсәрләрен кычкырып укуны оештырдык. Укучылар Лев Николаевичның “Слива төше” исемле мәсәл, әкият һәм хикәяләрне үз эченә алган китабын кызыксынып укыдылар.Балаларны тормыш юлы һәм  иҗаты белән таныштырдык.

Раилә Мөхәммәтҗанова,

Ике басу Арташ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев