Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тортлары күз явын ала

Июльнең беренче шимбәсендә хезмәтләре авыл халкына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

 

Июльнең беренче шимбәсендә хезмәтләре авыл халкына хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Көндәшләре – шәхси эшмәкәрләр күп булса да, алар куллану базарында үз позицияләрен саклый. Районыбыз  кооператорлары күптармаклы эшчәнлек – сәүдә, җәмәгать туклануы,  икмәк, кулинария ризыклары пешерү, ярымфабрикатлар җитештерү белән дә шөгыльләнә. Хәзерге  вакытта көнгә райпо системасында 116 кеше эшли. Аларның күбесе бу системада яңа  кешеләр түгел,  үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белүчеләр.  Әйтик, Ирина Газизова 17 елдан бирле “Икмәк” җәмгыятендә экспедитор вазифасын башкара. Үз графигында иртәнге биштән торып, авылларга пекарня продукциясен  таратырга  чыгып  китә. Җитештерүче белән  кулланучы арасындагы арадашчы  була  инде ул. Ризыкны сатып  алучыларга тәкъдим итә белү тәҗрибәсен шактый  туплаган. Заявкалар  җыйганда кешеләрнең  соравын өйрәнә, шуның нәтиҗәсендә  җитештерүгә   яңа  ассортиментлар  кертелә. “Әлбәттә, тәнкыйть тә ишетергә туры  килә, тәкъдимнәрне цех җитәкчеләренә җиткерәбез, алардан тиешле нәтиҗәләр ясала”,– ди 2012 ел йомгаклары буенча “Иң  яхшы экспедитор” исеменә  лаек булган  Ирина Газизова. Райпо кулланучыларга адреслы хезмәт  күрсәтә,  ягъни “Икмәк” машинасы саналды гына ипигә  заявка бирелгән авылга да  керә. “Ирина эшенә бик  намуслы  карый, шул  ягы белән  үрнәк. Безнең 220 сәүдә ноктасы бар, шуларга продукциябез  җиткерелә һәм экспедиторлар кабаттан заявкалар  алып, цехларда әлеге  заказлар  икенче  көнг үтәлә”,– ди “Икмәк” җәмгыяте җитәкчесе Эльмра  Идрисова. Пекарняның  үз  кибетенә  килеп  алучылар күп икмәкне. Кулинария продуктларына  да  сорау   зур. Коронавирус  чикләүләре йомшарганнан  соң Энже Нигъмәтҗанова, Рушания Әскәрова  бар  күңел җылысын   биреп ясаган тортларга  да сорау  арткан.   “Райпо  республиканың берничә районында гына сакланып  калды. Ә бездә остазлары  өйрәтеп  калдырган  эшнең алымын камилләштереп,  аларның  алмашчылары дәвам итә. Моның  өчен  без Президентыбызга, район  башлыгы Рәис  Нургали  улына рәхмәтле. Кооператорлар буларак, халыктан  сөт, ит,  макулатура җыйнау белән дә шөгыльләнәбез. Инкубаторда  бройлерлар  үстереп сатабыз, кулланучыларны  катнаш  азык,  ашлык, көрпә, ярма белән  тәэмин итәбез. Көзге ярминкәләр  өчен халыктан бәрәңгесен, яшелчәсен җыйнап сатабыз. Кооператорларның  режимы  шундый, алар башкалар   ял иткәндә дә эшләргә тиеш, дәрәҗәләре  шул вакытта гына  була. Пандемия вакытында супермаркетлар ябылганда да, аларга автолавкалар    йөреп  торды,  авылларга көндәлек  кирә-яраклар тоткарсыз  китерелде.    Шуңа   күрә кечкенә генә булса  да  авыл  кибетләрен  саклап  калу –безнең  бурыч. Яңа  модульле  кибетләр төзүне дә дәвам итәчәкбез”,– ди  30 ел гомерен   кооперациягә  багышлаган Шәүкәт Гайнетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев