Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп тавыш бирү көне бүген, диләр сайлаучылар

Саба балалар иҗат үзәге бинасында урнашкан сайлау участогына бүген сәгать 8 тулганчы ук килүчеләр дә бар иде.

“Нигә тавыш бирүне бүгенгә калдырдыгыз?”– дип сорыйм алардан. Бертавыштан: “Төп сайлау көне бүген бит, якшәмбедә”,– дип җавап бирделәр. Ул арада участок сайлау комиссиясе рәисенең ишекне ачып: “Хәерле иртә барыгызга да. Әйдәгез, рәхим итегез“,– дигәне ишетелде. Участокка барысы 1331 сайлаучы теркәлгән. Шуларның 544е – 17 сентябрьдә, 320е кичә тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 65 проценты дигән сүз. Гомумән, халык чират юклыгын сизгән кебек, үз вакыты белән участокка килә тора. Фирдәүсә Рафыйкова тавыш бирү өчен 18 сентябрьне, ягъни үзенә 81 яшь тулган көнне сайлаган. Яшь сайлаучыларның 9ы гражданлык бурычын 17-18 сентябрьдә үтәгән. Аларга истәлек итеп бирелә тагын өч шоколад хуҗаларын көтә иде. “Бик ышанып, киләчәккә өметләр барлап үзебезгә лаеклы партияне сайлыйбыз”,– диде сайлауга кызы белән килгән Физия Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев