Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Цирк карарга бардылар

Узган җомгада районның ишле гаиләләре һәм тәрбиягә бала алучылар реконструкциядән соң ачылган Казан циркы тамашасын карарга бардылар.

Исемлеккә “Ана даны” медале белән  бүләкләнгән Гөлназ Маликова (Кече Шыңар), Гөлнара  Сәгыйтова, Раушания Ракова (Саба), Зөлфия Яруллина (Шәмәрдән),  Эльмира Фәйзерахманова (Сабабаш),  Дурсун Моратниязова (Сатыш), тәрбиягә бала  алган  Надирә Галиәхмәтова (Шәмәрдән),  Зинфира Вафина (Саба) кертелгән  иде. Циркка аларда тәрбияләнгән 44 малай һәм  кызның 23е барды. “Мин биш баламны – 2,5 яшьлек Фәритне, 5 яшьлек Айдарны, 7 яшьлек Булатны һәм  алардан  зуррак Сафия белән Фәридәне алып бардым. Иң  кечкенәсенә кадәр онытылып тамаша  карады.  Өйгә кайткач та сүз шул турыда гына  барды. Бик   күңелле  сәяхәт булды, оештыручыларга зур рәхмәт”,– диде  9 бала анасы  Гөлнара Сәгыйтова.

Катнашучылар сөйләгәнчә, төзекләндерүдән  соң  цирк танымаслык булып үзгәргән. Оча торган тәлинкә формасындагы бинада хәзер бөтен нәрсә  өр-яңа. “Дөрес, безнең әле бу балалар белән циркның искесенә  барган юк  иде.  Ике улым Айназ да, Алмаз да “Фиеста” программасын – һава акробатларын, жонглерларны бик бирелеп  карадылар, кайткач та дусларына  хәйран калып   сөйләделәр. Циркның беренче тамашасын күп балалы гаиләләргә багышлап бик  дөрес  эшләгәннәр”,– дип кичерешләрен  уртаклашты 5 бала анасы Эльмира Фәйзерахманова.

 Кыскасы, тантанада катнашкан сабалылар, аеруча балалар,  бәйрәмнән канәгатьлек хисе белән кайттылар.

Фото: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев