Тукай рухы кайтты Сабага
Район яңалыклары

Тукай рухы кайтты Сабага

Бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулуга багышланган чара узды

26 апрель –  Габдулла Тукай туган көн генә түгел,   ул туган теле татар теле булган һәрбер  кеше өчен зур бәйрәм.

  Бу көн райондашларыбыз өчен дә зур чарага әверелеп, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре  әзерләгән “Сандугачтай моңлы Тукай иле” дип аталган әдәби-музыкаль кичә  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән  баш­лап өлкән буын вәкилләрен барын бергә “Тукай” паркына җыйды.  Гүя биредә   янәдән  Тукай рухы   яңарды. Кунакларны бөек әдип әсәрләреннән төрле геройлар каршы алды: Кәҗә белән  сарык, Су анасы,  Шүрәле белән Былтыр һәм башкалар сәламләде. Мәйданның иң түрендә һәйкәл булып калыккан бөек шагыйрь –Габдулла Тукай үзен онытмауларына, исемен мәңгеләштерүләренә, ши­гырьләренең  үлемсезлегенә  горурланып тора  иде кебек. Район башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Кәримов татар халкының бөек улы туган көн белән тәбрикләп, агымдагы елның милләтебез, республикабыз өчен бик шатлыклы ел булуын билгеләп үтте. 

  “Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы. 26 еллык тормышында дөньякүләм  һәм ил тарихында танылырлык әсәрләр  калдырган бөек шәхесебез булуы белән  хаклы горурлана алабыз. Ел дәверендә әлеге датага багышланган чаралар уздыру, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан  Тукай елы дип игълан ителүе аның никадәр бөеклеге һәм даны хакында сөйли”,  –  диде үз чыгышында Марат Кәримов. 

Балалар бакчаларында тәр­бияләнүче нәниләрнең әдип­нең  озын-озын шигырьләрен яттан сөйләүләре аның иҗатының  үлем­сезлеге турында сөйли иде.  “Әллүки” балалар бакчасыннан 4 яшьлек  Зәринә Хаҗиева “Карлыгач”  шигырен сәнгатьле итеп сөйләп тамашачылар мәхәббәтен яулады.  Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре гәүдәләндергән   әни­се итәгендәге кечкенә Апуш, әнисенең сеңлесе Саҗидә, Габ­дулланың бертуган апасы Га­зизә, сөйгәне Зәйтүнә, Тукай үзе,   гомумән, шагыйрь тормышында хатын-кыз образлары кү­ре­неш­ләре берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге чыгышларда әдипнең  аянычлы язмышы да, бөеклеге дә чагылды.

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә  шөгыльләнүче  балаларның соклангыч кул эшләре һәм Тукайның 140 еллыгы уңаеннан игьлан ителгән  бәйгедә  катнашкан укучыларның рәсем-картиналары  күргәзмәсе бәйрәмгә аеруча бер ямь, матурлык өстәде.

“Мин Габдулла Тукайга багышланган картинамны ике атна ясадым. Үзем уйлап чыгарып, үзенең персонажлары белән рухланып утыручы Тукай образын иҗат иттем. Аның геройлары берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле.  Хезмәтемдә дә шуны исбатларга тырыштым.   “Туган тел”,  “Бала белән күбәләк” шигырьләрен аеруча яратам”, – ди гимназиянең V сыйныфы укучысы Ралина Заһидуллина. 

Китапханә каршында эшләүче клуб берләшмәләренә йөрүче  китап укучыларның үзләре иҗат иткән  шигырьләре һәм  әдипнең “Таз малай” әсәре буенча куелган “Мәдрәсәдә булган хәл” күренешләре дә    тамашачыларны шул чорларга кайтарды. 

“Минем педагогик стажым 47 ел тәшкил итә. Шушы еллар дәверендә мин һәрдаим Тукай иҗатына таяндым.   Гомумән, туган көнемнән әти-әни безне Тукай шигырьләре белән тәрбияләделәр. Әсәрләрен 5-6 яшьтә яттан сөйли башлаган идем.  Менә шуннан  шигырьләренә гашыйк булып,  укучыларымда татар теленә мәхәббәт уяту өчен  мин аларны   өстәл китабы итеп кулландым.  Аннары үзебезнең балалар, оныклар да төрле бәйрәмнәрдә Тукай шигырьләрен укып призлы урыннар яулыйлар иде. Хәзер дә оныкчыкларымны татарчага   шагыйрь иҗаты аша,  “Бала белән күбәләк”тән башлап  өйрәтәм. Өстәлемдә  Габдулла Тукайның  биш томлыгы да тора”,  –ди Рәфидә Гафиятуллина.  

Чара ахырында Рөстәм Заһидуллин  бөек әдипнең  иҗатын яратып килгән балаларга, өлкәннәргә рәхмәт сүзләре белдереп,  алга таба да Тукайлы халык  булып яшәүнең кыйммәтен аңларга чакырды. 

 


Нет комментариев