Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Унбер егет китте армиягә

Бүген иртән Саба һәм Теләче районнарыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына 11 егет хәрби бурыч үтәргә китте

Бүген иртән Саба  һәм Теләче районнарыннан Россия Кораллы Көчләре  сафларына  11 егет хәрби  бурыч  үтәргә  китте. Сабадан Рәмис Мөхәммәтгалиев,  Искәндәр Шәйхуллин, Марат Мөнәвиров, Ирек Латыйпов, Тимершыктан Риназ Шәмсетдинов, Сатыштан Фагил Гыйльметдинов, Олыяздан Илдар Хәсәншин, Сабабаштан Рүзәл  Шәйморатов, Олы Арташтан Азат Шәрипов, Кече Кибәхуҗадан Фәннур  Закиров, Үзәк бистәсеннән Айдар Бәдретдинов, Түбән Саурыштан Рәмис Зариповны әти-әниләре, дуслары озатырга   килгән  иде. “Мин  үзем контракт белән 12 ел хезмәт иттем. Улым Таҗикстанда туды. Әнисе үлгәндә 50  көнлек бала булып  калды. Инде  эстафетаны аңа  тапшырам. Бар, хәрби бурычыңны намус белән  үтәп  кайт, дидем”,– диде Илдарның әтисе Халит Хәсәншин. Егетләргә автобуска  утырыр  алдыннан кесә телефоннары  өчен сим-карталар тапшырылды. Хәрби комиссар Фәнис  Закиров армиягә  китүчеләргә  күрсәтмәләрен биреп, озак вакытка  хәрби өйрәнүләргә  китәр  алдыннан әти-әниләрне, борчылып тормасыннар  өчен,  атна-ун  көн яки бер ай  элемтәгә чыга  алмаячаклары турында  кисәтергә кирәклеген  аңлатты, хәерле юллар теләде. Исән-сау   хезмәт итеп  кайтыгыз, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев