Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урам аша “Зебра”дан чыкмаучыларны ачыклыячаклар

Республика юлларында җәяүлеләрнең имгәнүе очраклары  кимесә дә, тынычланырга  урынга   юк.

Әйтик, 2021 елның ике  аенда юл-транспорт аварияләрендә 5 җәяүле һәлак  булган һәм бу күрсәткеч юлларда  үлүчеләрнең 17,9 процентын тәшкил итә. Җәяүлеләр машина  астында  тәүлекнең  караңгы  вакытында   кала. Күпчелек очракта җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кайтаручы элементлары булмаган  һәм алар светофорның тыючы сигналына юл аркылы чыккан. Җәяүлеләр  өчен  билгеләнгән  юлны  аркылы  чыгу  урыннарында  72 юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, 2 кешенең  гомере  өзелгән, 71 кеше тән  җәрәхәтләре  алган. Шушы  вэзгыятьне истә тотып, республикада 18 марттан  31 мартка кадәр  “Җәяүле” профилактика  чарасы   үткәрелә. “Шушы   чорда безнең районда да  юлны  аркылы   чыгу   урыннарында  җәяүлеләргә өстенлек бирмәү,  ярамаган урыннарында урамны аркылы чыгу,  светофорның кызыл утына игътибар итмәү фактларын  ачыклау буенча эш көчәйтеләчәк”,– ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе административ практика  буенча инспекторы  Гөлгенә  Гаянова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев