“Урамда үскән бала мин”
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Россиянең беренче Президенты Б.Ельцинның узган гасырның туксанынчы елларындагы хезмәтләре төрлечә бәяләнә. Аны хуплыйлар да, тәнкыйтьлиләр дә һәм һәркем үзенчә хаклы. Әмма 1991 елның 18 октябрендә “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында”гы Закон кабул ителүе аның күп “гөнаһларын” юа. Шушы закон нигезендә 1917-1991 елларда нахакка рәнҗетелгән миллионлаган гражданнар акланды.
Юрий Грибов әтисе турында язылган “хәтер китабы”н еш кулына ала.
Сәяси репрессия корбаннарын ачыклауга, компенсация түләү мәсьәләләрен хәл итүгә Татарстан Хөкүмәте карары белән 2000 елдан редакцияләп чыгарыла башлаган “Хәтер китабы”ның да булышлыгы зур булды. Барысы 17 том нәшер ителде. Әлеге томнарга республикабызда 1917-1991 елларда нахакка рәнҗетелгән 48294 кешенең исем-фамилиясе, алар турында кыскача мәгълүмат теркәлгән. Шуларның 398е – Саба районыннан. Хәзерге вакытта районыбызда репрессия корбаннары буларак акланган 9 кеше яши: Эзмәдән 1937 елгы Кифая Баһаветдинова, Олы Кибәчедән Рәхилә Газизова, Тенекидән Мөнәвәрә Рәхимҗанова, Сабадан Луиза Вәлмиева, Шәмәрдәннән Юрий Грибов, Тамара Смышляева, Роза Тапайкина, Разия Хәкимова, Сәйдә Латыйпова. Иң өлкәне – Мөнәвәрә апа. Аның әтисе Рәхимҗан Сабирҗанов гаиләсе Саба районы башкарма комитеты карары белән 1933 елда йортҗиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, үзе Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. “И, балакаем, урамда үскән бала бит мин. Барысы да йөрәгемдә. Өйдән куып чыгардылар. Күпмедер вакыт күршедәге бер апада тордык. Аннары алар да, кулак гаиләсен асрамыйбыз, дип урамга төртеп күрсәттеләр. Бүтәнен сорамагыз да, белмим дә. Бер апаем бар иде, ул сөйли торган иде. Вафат инде”,– диде 90 яшендәге Мөнәвәрә апа. Аларның гаиләсе 1997 елның 4 апрелендә акланган.
Шәмәрдәндә яшәүче Юрий Грибовка да әтисе кулга алынганда 1,5 яшь кенә була. Әнисенә туганнары белән язышу хокукы чикләнеп, 10 елга төрмәгә юбылуы турында хат килә. Әмма 26 яшьлек әтисен Черек күлдә озак тотмыйлар, Җинаять кодексының 58.10 статьясы нигезендә гаепләп, 1937 елның 23 сентябрендә аталар. “Нигә халык дошманы булганын хәзергәчә белмибез. Имештер, Шәмәрдән станциясендә дежурный булып эшләгән әти поездларны тоткарлаган, вакытында җибәрмичә тоткан. Аннан көнләшкән өч әләкче шундый ялган уйлап чыгаралар. Кемнәр икәнен белмим, белергә дә теләмим. Аллаһ хөкем итсен. Казанда Архангельск зиратында җирләнгән урынында булганым бар. Кечкенә генә стеллага Александр Владимирович Грибов дип язып куелган. Әти турында бар белгәнем шушы. Зур гына фотосы бар иде, хәзер генә таба алмам инде» ,– диде Юрий Грибов. 1989 елда акланган “халык дошманы” улы озак еллар ит комбинатында суыту җайланмалары машинисты булып эшли. Быел соңгы юлга озаткан тормыш иптәше Мария Григорьевна белән 61 ел бергә гомер итәләр, өч кыз үстерәләр. Хәзер бер ялгызы яши. “Халык дошманы” ярлыгы алып акланганнарга социаль ярдәм чаралары каралмаган. Аларга күршеләре, авылдашлары хәерһахлыилтифатлы булсын да, сәламәтлекләреннән аермасын, ә яшьләр ил тарихының шомлы чорларына карата кыска хәтерле булмасын дип телик.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев